Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы трамваена – 51 ел

Бүген «Электротранспорт» ҖЧҖе үзенең Туган көнен билгеләп үтә.

Предприятиенең елъязмасы 1972 елның 29 сентябреннән башлана. Нәкъ әлеге көнне СССРның автомобиль сәнәгате министрлыгы шәһәрдә трамвай идарәсе булдыру хакында карар чыгара. Аның нигезендә әле төзелеп кенә килүче КАМАЗ заводының беренче генераль директоры Лев Васильевка идарәнең уставын булдыру бурычы куела. Нәтиҗәдә, шул ук елның 30 декабрендә, “Сидоровка-горком КПСС” маршруты буенча, сынап карау нияте белән, беренче трамвай җибәрелә.

Бер елдан, 8 октябрь көнне, әлеге транспорт чарасы тәүге тапкыр пассажирларны утыртып, Сидоровка бистәсенә юлга кузгала. Һәм әлеге көн предприятиенең Туган көне итеп теркәп куела.  Ул елларда трамвай торак бистәләр белән завод арасын якынайтучы бердәнбер транспорт чарасы була. Көненә хәтта 100әр трамвай линиягә китә.  

“Бүгенге көндә инде бу кадәр трамвай чыгара алмыйбыз. Чөнки хәзер завод эшчеләре саны да кимеде, шәһәр инфраструктурасы да үзгәрде,  шәхси һәм җәмәгать транспорт чаралары да артты.  Шулай да пассажирлар йөртү хезмәтенең 40%ын  әле дә без башкарабыз. Көненә уртача 40 меңнән артык шәһәрдәшебез, хәрәкәт итү чарасы буларак, безнең  трамвайларыбызны сайлый”, - дип белдерделәр безгә «Электротранспорт» ҖЧҖендә. 

Предприятие белән бүгенге көндә Шамсудинов Рашид Бадгиевич идарә итә. Тәҗрибәле җитәкчегә һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләргә алга таба да һөнәри осталык, көч-куәт, уңышлар теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев