Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары ант итә

Аларны «Беренчеләр» хәрәкәтенә алалар.

Татарстанда «Беренчеләр» хәрәкәте активлаша. Август аенда Биләр форумында республикда беренчеләрдән булып, 800 бала ант әйтеп, значоклар алдылар. Хәзер мондый чаралар Татарстанның барлык район, шәһәрләрендә уза.

Иртәгә Чаллының «Орион» яшьләр үзәгендә тантаналы рәвештә «Беренчеләр» хәрәкәтенә беренче кабул итү була.  Яңа хәрәкәт сафына 80 кеше басмакчы. Алар – шәһәрнең иҗтимагый оешмалар активистлары. 

Тантана 16 сәгать 30 минутта башлана. Оештыручылар әйтүенчә, малайлар һәм кызлар «ышаныч түгәрәгенә» бүленеп, ант бирәләр һәм «Беренчеләр» хәрәкәтенең значогын кабул итәчәкләр. Значок өскә, яңа максатларга омтылуны аңлата.

Фото Чаллы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики Беренчеләр