Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары мобилизацияләнгән солдатларга хатлар язды

Хатларда укучылар солдатларга саулык-сәламәтлек һәм тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәр.

Чаллы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары мобилизацияләнгән солдатларга матур теләкләр язылган хатлар әзерләде.

Хатларда укучылар солдатларга саулык-сәламәтлек һәм тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. Хатлар Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек өчпочмаклап бөкләнгән һәм махсус конвертларга салынган. Бу турыда «Көмеш кыңгырау» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге хатлар солдатларга дип җыелган һәрбер рюкзакка салынган. Рюкзакларда моннан тыш төрле кирәк-яраклар - җылы киемнәр, шәхси гигиена предметлары, ашамлыклар, дарулар бар.

29 сентябрьдә тагын ике төркем мобилизацияләнгән солдат махсус операциягә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт