Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары сугыш ветераннары госпиталендә эшли

«Олы яшьтәге кешеләрне карау җиңел түгел, аларның хәленә керә белү мөһим», - ди биредәгеләр.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицейның югары сыйныф укучылары җәйге каникул вакытында сугыш ветераннары госпиталендә эшли. Медицина юнәлешендә белем алучыларга реанимация һәм терапия бүлекләрен тәкъдим иттеләр. Кызлар-егетләр реанимацияне сайлады. Эш вакыты тәмамланганнан соң аларның тәэсирләрен сораштык.

Реанимация, ягъни интенсив терапия бүлегендә хәле аеруча авырулар дәвалана, шуңа күрә таләпләр дә җитди. «Анда барырга курыкмадыңмы?» – дип сорыйм Лиана Степановадан. «Башта азрак каушадым. Чөнки мин барысын да йөрәккә якын ала торган кеше. Елап җибәрермен дә эшемне башкара алмам сыман тоелды», – дип сөйли ул. Тик елап торырга вакыт юк, эш күп, тиз һәм төгәл башкарырга кирәк.

Беренче көнне шәфкать туташы аларны авыруны тәрбияләргә өйрәтә. Ашатырга, урын-җирләрен алыштырырга, идән юарга туры килә. Мөстәкыйль ашый алмаган пациентны көпшә аша тукландыралар. «Аңлатканда “Харап итсәм бу кешене!” дип курка-курка тыңладым. Шулай да барыбер башкарып чыктым», – ди бу процедура турында Лиана. Ул сыйныфташы Альмир белән палатадагы ике ир-атны тәрбияли. «Алар аңнарында түгел, сөйләшә алмыйлар», – ди. 
Табиб булырга хыялланучы яшь шәһәрдәшебез авыруларның пульсын, кан басымын даими күзәтеп тора. Катлаулы процедураларны башкарырга да өйрәнә. Бераздан бер пациент бераз ыңгыраша, күзләрен ача, нәрсәдер кирәк булса, куллары белән күрсәтә. «Габделәхәт абыйны тормыш иптәше дә килеп карый иде, ә менә Владимирның беркеме дә юк. Шуңа без аның өчен аеруча җаваплылык тойдык. 14 июнь, минем туган көнемдә, Габделәхәт абыйны гади палатага чыгардылар. Күңелем тулып, шатлыктан еладым». 

Егетләр-кызлар 10 көн 4әр сәгать эшләгән. Моның өчен аларга 6 мең сум акча түләгәннәр. «Хезмәт хакыңны нәрсәгә тоттың?» – дип кызыксындым.  Лиана: «Әле тотмадым. Мин бит анда акча эшләр өчен бармадым. Түләмәсәләр дә эшләр идем», – ди кыз. 

Лиана Степанова укыган Гали Акыш лицеенда бер ел дәвамында Ижевск медицина институтыннан белгечләр килеп дәресләр биргән. Курсның икенче елын тәмамлаганнан соң, имтиханнарны уңышлы биргән укучылар әлеге уку йортына керүдә өстенлекләргә ия. Лиананың хыялы – хирург һөнәрен үзләштерү.
Альмир Хәлимов исә башта инженер булырга хыялланган. Биология укытучысы үз фәне белән кызыксындырганнан соң медицинаны сайлаган. Госпитальгә эшкә барганда ук шок булмасын өчен үз-үзен әзерләп барган. Беренче көнне иң элек авыруларның диагнозларын карый – ничә яшь, ни булган. «Авыр булмады – ашаттым да, юындырдым да. Өйдә дә идәннәр, савыт-саба юам ич. Дөрес, табиблар яшьләр арасында урын-җирләрне алыштыра белмәгәннәр дә барын әйтте, өйләрендә моны әти-әниләре башкарадыр инде. Гомумән, кызык булган эш авыр түгел. Менә хәзер мин ресторанда эшлим. Монда акчасы бар, ә кызыгы юк, шуңа авыр», – ди егет. 

Альмир госпитальдәге санитарларның атна буе ялсыз эшләвенә, эшче куллар җитмәвенә дә игътибар иткән. Монда алган тәҗрибәне ул югары бәяли: «Беренчедән, биредәге эш системасы белән таныштым. Икенчедән, китапта мин башкарган процедуралар турында язылган. Билгеле, тик бары үз кулларың белән ашатканнан, авыр исләргә игътибар итмичә йомышларын чистарткан соң гына нинди юнәлешне сайлаячагыңны аңлап була», – дип уртаклашты ул. Әңгәмәдәшем хезмәт хакына якыннарына бүләкләр, тәм-томнар алган.

Егетләр-кызлар сугыш ветераннары госпиталендә  шәһәр Советы депутаты, 84нче лицей директоры Фирдүсә Әюпова башлангычы белән,  шәһәрнең балаларны эшкә урнаштыру программасы кысаларында эшләде. Мондый практика быел беренче тапкыр гамәлгә ашырылды. Чөнки моңарчы 18 яше тулмаган кешеләргә медицина оешмаларында эшләү рөхсәт ителмәгән. Баш табиб Резидә Мавзютова әйтүенчә, мондый практикага ул әни кеше буларак ризалашкан: «Игезәк кызларым да миңа булышырга ярата иде. Бөтен каникулларын поликлиникада, янымда үткәрделәр. Медицина сыйныфында белем алганнан соң, хәзер Казанда табиблыкка укыйлар. Лицейдан килгән кызлар-егетләр дә үзләрен бик яхшы яктан гына күрсәтте – авыр димәделәр, нинди эш кушсалар, шуны тырышып башкардылар. Олы яшьтәге кешеләрне карау җиңел түгел, аларның хәленә керә белү мөһим. Шунысын да истә тотарга кирәк – пациент һәрвакыт хаклы. Аның каравы, мондый тәҗрибә һөнәрнең туры килү-килмәвен аңларга ярдәм итә», – ди ул. 

Эш нечкәлекләрен укучыларга шәфкать туташлары Альбина Накиева, Татьяна Илатовская, Нәзлия Хәйбиева, Гөлназ Мигранова җиткергән. Санитар ярдәмчесе булып эшләгән яшьләр аларның үз эшен яратып башкаруларын, коллективның яхшы кабул итүләрен әйтте. 

Сүз уңаеннан, госпитальгә быел Казан медицина институтының ординатурасын тәмамлап биш яшь белгеч – эндокринолог, рентгенолог, хирург, онколог, терапевт кайтачак.

Сәрия Гарипова фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек