Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучыларына «Тарлан»ны күрсәттеләр

«Тарлан» сүзе казахчадан татарчага «алга ыргылучы» дип тәрҗемә ителә.

Чаллының М. Вахитов исемендәге 2 татар гимназиясендә "Тарлан" фильмын күрсәттеләр. 5-8 сыйныф укучылары геройлар белән бергә шатланып та, борчылып та алды.

"Тарлан" - беренче казах-татар фильмы. Ул 2021 елда дөнья күрде. Аны танылган "Алмачуар" повестенә нигезләп төшергәннәр. Ә "тарлан" сүзе исә казахчадан "алга ыргылучы" (вырывающийся вперед) дип тәрҗемә ителә.

Чыннан да, фильм беренче булырга омтылган егет Закир һәм аның аты турында. Егет быел авыл Сабантуенда ат чабышында беренче булып киләм, дип  берәү белән бәхәсләшә. Көне-төне әзерләнә, хәтта берсендә аяктан ук яза. Әти-әнисе ничек кенә каршы булса да, Закир ярышка чыга. Һәм җиңү яулый. Әмма җиңү хисе озакка бармый шул. Атының үпкәсе түзми, икенче көнне җан бирә. Зирәк картның: "Бер җиңү дә кеше гомеренә тормый!" - дигән сүзләре егетне тагын да сискәндереп җибәрә. Укучыларны аеруча нәкъ менә әлеге мизгелләр тетрәндерде. Колын чагыннан ук карап үстергән Закир бер мизгелдә атсыз гына түгел, тугры дуссыз да калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев