Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучылары спектакль куйды

Залда утыручылар арасыннан “укытучы булып югалып ятасыз” диючеләр булды.

54нче гимназия укытучылары чын артистларны да уздыра. Аларның спектаклен караган һәркемдә шундый уй тугандыр. Татар мәктәпләре арасында узган  киңәшмә кысаларында алар Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” комедиясеннән өзек сәхнәләштерде.

Төп герой - бухгалтер Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Ул күп еллар инвалид хатынын карый. Әмма эшендә моны сиздерми. Киресенчә, хезмәттәшләренә комплиментлар ясап, көлдереп күңелләрен күрә. Алты хатын-кыз бухгалтер аның янында чуалалар, хисләрен белдерәләр. Әлеге моментларны укытучылар шулхәтле оста, кызык итеп уйнады, тамашачылар тыела алмыйча рәхәтләнеп көлеп утырдылар. 

Спекталь беткәч хәтта “укытучы булып югалып ятасыз”, “спектакль җитми калды” дип әйтүчеләр булды. 

“Алты кызга бер кияү”не сәхнәләштереп мәктәп укытучылары быел Чаллы профсоюз оешмасы үткәргән шәһәркүләм конкурста призлы урын яулады. Узган ел Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” әсәре белән дә җиңүгә иреште. Укытучыларның болай да эшләре тыгыз. Ничек җитешәләр икән? Каян чыккан мондый осталык? Сәхнә артына кереп мәктәп йолыдзлары белән сөйләшмичә булдыра алмадым. 

“Спектакль куя башлавыбызга икенче генә ел. Дәресләрдән соң калып, репетицияләр үткәрдек. Безгә шулхәтле ошый. Канатланып уйныйбыз”, - дип сүз башлады өстәмә белем бирү педагогы Хәмдия Миркасыймова. Ул Гөлчирә ролен уйнады. Аңардагы артистизм, харизма! Төпченә торгач, шәһәрдәшебезнең яшүсмер чагында артист булырга хыялланлыгы ачыкланды.  
“Әткәй артистлыкка барырга рөхсәт итмәде. Ул аларны төпсез, тәртипле кешеләр түгел дип әйтә торган иде. Эх, шунда тыңлыйсы калмаган, качып булса да артистлыкка укырга керәсе калган...”, - дип уфтанды. Шуңа күрәдер дә мәктәптә Хәмдия Габделхаевна бер бәйрәмне дә калдырмый. Убырлы карчык аның төп рольләренең берсе. 


Баш бухгалтер Нурзидә Мөбәрәковнаны башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Шәрипҗанова уйнады.

“Мин бит кечкенәдән бухгалтер булырга теләгән кеше. Әти-әнием педучилищега җибәргәнгә генә укытучы булдым. Үкенмим. Инде 30 ел буе укытам. Әмма теләгем күңелемдә калды. Быел сәхнәдә булса да тормышка ашты. Бухгалтер булу миңа күпкә килешә сыман (көлә)”, - ди. 

Шунысы гаҗәп: укытучылар уйнавында бернинди каушау да, курку да сизелми. Әйтерсең, алар гомере буе сәхнәдә. 

“Без болай да артистлар бит. Көн саен балалар алдында чыгыш ясыйбыз. Мәктәп кысаларында узучы бәйрәмнәрдә катнашабыз. Шулай да бу спектакльгә каты әзерләндек. Театр артистларының уйнавын өйрәндек. Сәхнәдә шул образга керергә тырыштык. Җиңел түгел. Әмма уйнаганнан соң күңелдә шундый рәхәтлек сизәбез. Көлешәбез, көне буе канатланып йөрибез”, - ди Фаягөлне уйнаган башлангыч сыйный укытучысы Илсия Тимергалеева.

Рузалияны башлангыч сыйныф укытучысы, яшь белгеч Айзилә Шәймәрданова, Хәдичәне информатика укытучысы Венера Сәетгәрәева, Нина Васильевнаны югары категорияле укытучы Назлыгөл Садыкова уйнады. Аларның сәхнәдә үз-үзен тотышы, образларны оста итеп ачып бирә алулары соклану хисләре генә уятты.


Хатын-кызлар коллективында бердәнбер ир-ат бухгалтер Рәхмәтулла Хөрмәтуллович ролен башкарган Рамил Ямалтдиновка игътибар итмичә булмый. Тыныч холыклы, төпле фикерле хуҗалык эшләре буенча директоры урынбасары бөтенләй башка яктан ачылды. Аның шаяртулары гына ни тора! 

“Спектакльдә инде икенче ел катнашам. Каушамыйм. Гомумән, сәхнәгә курыккан кеше чыга алмый дип уйлыйм. Шунысы бар: быел әзрәк сүзләре онытыла. Иң мөһиме: безгә ошый. Студент вакытта да мин спектакльләрдә катнаша идем”, - ди. 

54нче мәктәп укытучылары бу спектакль белән генә чикләнергә уйламый. Планнары зурдан. Тик вакыт кына җитми, диләр. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек, мәктәп мәшәкатьләре… 
“Болай булса без бит гастрольләргә чыгып китәбез. Безне мәктәптә алып калу өчен нишләрләр микән дип?” – үзара көлешеп тә алалар. Дөрес, бу шаярту гына. Әмма аларның уйнавы, чыннан да, югары дәрәҗәдә, спектакльләре шәһәркүләмендә күрсәтерлек.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев