«Чаллы урамнары» сәхифәсендә проспектларыбыз, бульварларыбызның килеп чыгышы, аларның исемнәрендә мәңгеләштерелгән шәхесләр, вакыйгалар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Мәгълүмат – язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Борис Казаковның архив документларына, басма матбугатка нигезләнеп язылган «Шәһәребез урамнары» («Улицы нашего города») китабыннан алынды.
Рәис Беляев проспекты (элеккеге Космонавтлар урамы)
Чаллы шәһәренең элеккеге КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре, фәлсәфә фәннәре кандидаты, профессор Рәис Кыям улы Беляевның калабызны, «КАМАЗ»ны һәм шәһәрнең башка зур предприятиеләрен төзүгә һәм үстерүгә керткән зур шәхси өлешен, аның оештыру сәләтенә булган ихтирамны исәпкә алып, шәһәр Халык депутатлары Советы Президиумы (1996 елның 30 июлендәге 9нчы номерлы карары) Космонавтлар урамын Рәис Беляев проспекты итеп үзгәртергә, Муса Җәлил проспекты һәм Гидротөзүчеләр урамы киселешендәге скверда һәйкәл куярга карар кылды.
Рәис Кыям улы Беляев 1935 елның 13 январында Татарстанның Аксубай районы Яңа Татар Адәмсуы авылында туган.
Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң (1959), республиканың комсомол һәм партия органнарында эшләгән: Казан университетының ВЛКСМ комитеты секретаре (1958-1959), Казанның Совет районы ВЛКСМ райкомының беренче секретаре (1960-1961), Татарстан ВЛКСМ обкомы секретаре, аннары беренче секретаре (1961-1965), Казанның Бауман районы КПСС райкомының беренче секретаре булып хезмәт иткән.
«КАМАЗ» төзелеше башлангач, Р. К. Беляев 1969 елда Яр Чаллы шәһәренә эшкә җибәрелгән һәм унбиш ел буе шәһәр партия оешмасын җитәкләгән. Ул «КАМАЗ»ны һәм Яңа шәһәрне төзүгә зур өлеш керткән, бу эшкә бөтен энергиясен, бөтен оештыру сәләтен багышлаган.
1984 елдан 1987 елга кадәр Татарстан КПСС обкомы секретаре булып эшләгән. 1987 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен җитәкләгән.
Р. К. Беляев берничә тапкыр РСФСР һәм ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган, 1995 елдан — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының халык депутаты булган.
Рәис Кыям улы Беляев барлык җаваплы вазыйфаларында да тулы көчен биреп хезмәт иткән, үзен энергияле, максатчан, принципиаль җитәкче итеп күрсәткән. Аны игътибарлы, кешелекле һәм әхлаклы җитәкче буларак искә алалар.
Ул ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.
1996 елның 25 июлендә Казанда вафат булган.
Беляев урамы 1нче номерлы автомобиль юлы һәм Раскольников яры буе арасыннан үтә (56, 8, 5, 11, 16, 41, 40, 13, 39, 38, 12 нче комплекслар).
Сәрия Гарипова әзерләде
Нет комментариев