Чаллы урамнарында иртәнге сәгать 4кә кадәр 90 кеше эшләде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарында иртәнге сәгать 4кә кадәр 90 кеше эшләде

Эш режимының үзгәрүенә һава торышы сәбәпче.

Бозлы яңгыр яву сәбәпле, “Автомобиль юллары предприятесе” кичә үк чаралар күрә башлады. Шәһәр урамнарына 82 кар чистарту техникасы чыгарылды. Алар төнге сәгать 1дән иртәнгә кадәр эшләделәр.   

90 ишегалды җыештыручы тротуарлар, баскычларны, тукталыш павильоннарын боздан арындырды. Эшләр әле һаман да дәвам итә.  

Фотолар Чаллы сайтыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кар чистарту

Нет комментариев