Чаллы урамнарында «НЕФАЗ» автобуслары артты
9 нчы маршрут буенча автобуслар йөри башлады.
Бүген 9 нчы маршрут буенча зур автобуслар йөри башлады. Автобус йөртүчеләргә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәер-фатиха һәм киңәшләрен бирде.
Ул шәһәрдәшләргә дә мөрәҗәгать итте.
«Бүген 9нчы маршрутка зур автобуслар җибәрәбез. Алар биредәге кечкенә автобусларны алыштырачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган 50 автобусның 30ына кирәкле документлар бирелде. Бүгеннән алар шәһәр маршрутларына чыга. Пассажирлар санына карап, 9нчы маршрутта 17-20 автобус йөриячәк. Калганнары, кешеләр тукталышларда транспорт көтеп озак тормасын өчен, гамәлдәге маршрутларны тулыландырачак», – диде.
9 нчы маршрут иң озын маршрутларның берсе. Ул яңа шәһәрнең Раскольников урамыннан башлана, «Үзәк", «Цветочный», тукталышларын үтеп, Мәскәү проспектына чыга, Электротехникларны узып ЗЯБ бистәсенә бара, Мәләкәс арьягына керә һәм «Бумажников» тукталышына төшеп яңа шәһәргә әйләнеп кайта.
Фотолар МЭРиЯ телеграм-каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев