Чаллы урамы кем исемен йөртә?
Шәһәребезнең танылган шәхесе турында хатирәләр.
Чаллыда бер урам Марат Юсупов исемен йөртә. Бу урам яңа шәһәрдә – Чулман проспектыннан башланып Кама елгасына кадәр төшә. Шәһәрдәшебез: «Исеме урамга бирелгән Марат Юсупов кем икән? Газетага аңлатып языгыз әле», – дигәч бу эшкә теләп алындым. Башта интернетка мөрәҗәгать иттем. Анда психотерапевт Марат Юсупов кына чыкты, аннары Чаллының «аяклы энциклопедиясе» Гөлзада Рзаевага шалтыраттым.
Ул Марат Габбасович турында хатирәләре белән уртаклашты.
– Беренче чиратта Чаллы тарихында тирән эз калдырган шәхесләребезне оныттырмаганыгыз өчен «Шәһри Чаллы» газетасына хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәм. Марат Габбасович хөрмәтле, туган җанлы, ярдәмчел, күпкырлы һәм күпләргә үрнәк шәхес иде. Мин аларның гаиләсе белән гомерем буе аралашып яшәдем. Үзе гидроэнергетик, хатыны Роза табибә. Бик акыллы, тәртипле ике бала үстерделәр, – диде.
Татарстанның Әлки районы Алпар авылы егетен язмыш кайларда гына йөртмәгән. Марат Юсупов хезмәт юлын 14 яшендә колхозның машина-трактор станциясендә башлаган. Аннары армия сафларында хезмәт иткән. 1957 елда Ташкент авыл хуҗалыгы механизациясе һәм инженерлар институын тәмамлагач, чирәм җирләрне үзләштерергә киткән. 1958-1965 елларда Көньяк Казахстанда Чардаринск ГЭСы төзелешендә эшләгән. Әтисенең мондагы тормышын кызы Лилия Гәрәева искә алды. «Бу әти тормышында тирән эз калдырган тулы бер эпоха. Биредә аның студент вакытындагы берәр әһәмиятле гидроэнергетик корылма төзелешендә катнашу хыялы тормышка аша башлаган. Әлеге төзелештә ул чын инженер, үз эшенең остасы булып формалаша. Шунда үзенә беренче йорт төзи, үзе корган «оя»сына булачак хатынын алып кайта. Өйләнә. Абыем белән мине яратып, кадерләп үстерәләр. Әтием далада матур бакча үстерә. Аннары язмыш безнең гаиләне Татарстанга кайтара. 1985 елда соңгы тапкыр шунда баргач, Казахстан даласында матур оазис барлыкка килүенә шаккаттык. Әти безгә иске йортны, балалары туу хөрмәтенә утырткан карагач һәм нарат агачларын күрсәтте. Әтиемнең архивын актарганда аның үз куллары белән язып калдырган сүзләренә тап булдым. «Чардара... Бу исемне мин беренче тапкыр 4 курста профессор С.Алтунинның «О регулировании стока реки Сыр Дарьи» дигән лекциясендә ишеттем», – дигән.
1965 елда Марат Юсупов Чаллыга Түбән Кама ГЭСы төзелешенә кайта. «КамГЭСэнергострой»ның СМУ-2 оешмасында җитәкче булып эшли. 1969 елның 1 маенда аны төзелә торган Түбән Кама ГЭСының директоры итеп куялар. Аның җитәкчелегендә гидроузелда барлык төзелеш-монтаж эшләре башкарыла. 1979 елда беренче гидроагрегат эшли башлый, ул илебезнең бердәм энергосистемасына тоташтырыла, шлюзларның корылмалары, магистраль юллар, барлык корылмалар төзелә, тотрыклы, профессиональ коллектив барлыкка килә.
Марат Габбасович Түбән Кама ГЭСына 23 ел гомерен багышлый. Төп эшеннән тыш, ул партия, депутат һәм җәмәгать эшен уңышлы алып бара. Түбән Кама төзелеш техникумында дәүләт имтихан комиссиясен җитәкли, партия шәһәр комитеты каршындагы техник прогресс университеты ректоры була.
Фидакарь хезмәте өчен ТАССРның атказанган энергетигы, КАМАЗ төзелеш ударнигы исемнәре һәм бик күп медальләр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Кама елга пароходчылыгындагы Р-376 сериясендәге теплоходка Марат Юсупов исеме бирелә. 2016 елда Чаллыда аның исемендәге урам да барлыкка килә. ГЭС бистәсендәге ул яшәгән 1/16 йортына мемориаль такта куела. Аның турында мәгълүмат Лондонда чыккан «Татар энциклопедик сүзлеге»нә кертелә. Бу китапны 1999 елда «Татэнерго» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев мемориаль такта ачу тантасында Марат Габбасовичның хатыны Роза ханыма тапшыра.
Марат Юсупов Җәмит Рәхимовның «Тынгысыз як» әдәби очеркының герое, Әхсән Баянның «Ут һәм су» романы прототипларының берсе була.
Аның юлын улы дәвам итә
Марат Юсуповичның юлын улы Тимур дәвам итә. Ул П.Непорожный исемендәге Саяно-Шушенский ГЭСы директор урынбасары-баш инженеры вазифаларын башкара. Ул да әтисе кебек бөтен гомерен гидроэнергетикага багышлаган. Чиркейск, Түбән Кама ГЭСы төзелешендә дә катнаша. Фидакарь хезмәте өчен РФ Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы, «Татэнерго» ААҖ мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Лилия Гәрәева әйтүенчә, Тимурның улы Булат та гидроэнергетик булырга җыена.
Кадерле әти, бәхетле бабай
Марат Габбасович гаиләсендә хөрмәте ир, кадерле әти, бәхетле бабай булып яшәгән. Кызы аның турында яратып искә алды:
– Әтиебез балачагыннан чәчәкләр, агачлар үстерергә яраткан. Бу шөгылен Чаллыда яшәгәндә дә дәвам итте. Бакчасында төрле сорттагы виноградлар, лимонник, чикләвекләр үстерде. Ул күтәренке күңелле, актив, бар яктан булган кеше иде. Без аны оныкларының бәхетле бабасы, балыкчы, аучы, бакчачы буларак сагынып искә алабыз. Зирәк, гадел әтиебезгә яшисе дә яшисе иде. Тик ул 65 яшендә кисәк кенә арабыздан китеп барды. Төнлә йөрәге авыртып, йоклаганда башына кан сауган.... Аңа кадәр кич белән бергә ашап-эчеп, сөйләшеп утырган идек. Иртән эт белән йөреп кергән. Кызганыч, чирләп киткәч, ашыгыч ярдәм хезмәте озак килмәде. 40 минутка якын көттек. Абый ясалма сулыш ясап та карады, тик табиблар ярдәм итә алмады. Бу кайгы гаиләбезнең бөтен гомеренә җитәчәк...
Әниебез белән бик бәхетле гомер иттеләр. Әнибез әти исемендәге урам булачагы турындагы башкарма комитет карары чыкканга сөенде. Тик аңа бу урамда йөрү насыйп булмады. 2015 елда мәңгелек йортка күчте. Кадерлеләребезнең урыннары җәннәттә булсын, – диде ул.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев