Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакимиятендә битлек режимы кертелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хезмәт коллективларына битлек режимын кертергә кирәклеген ассызыклады.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы илебездә битлек режимын кертергә кирәклеген искәрткән иде. Беренчеләрдән булып Мордовия республикасында битлек режимы кертелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хезмәт коллективларына битлек режимын кертергә кирәклеген әйтте. 

«Бүгеннән шәһәр башкарма комитетында да битлек режимы кертелә. – диде «Шәһри Чаллы» журналистына башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова.  – Без коронавируска бәйле вәзгыятьне көн дә контрольдә тотабыз. Бүгенге көндә башкарма комитетта авыручылар саны артмый.» 

Моңа кадәр Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның муниципалитет администрациясендә битлек режимын кире кертүе турында  хәбәр иткән иде. 

Табиблар исә, коронавирусның яңа дулкынына каршы тору өчен вакцина ясатырга киңәш итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина