Чаллы хирургы халыкара автойөрүдә катнашты. Фоторепортаж
Ул 6000 км юл үтте.
Чаллының сугыш ветераннары госпитале йөрәк-кан тамырлары хирургы Роберт Баязитов IX халыкара автойөрештә катнашты. Ул 15 көн эчендә 6000 км юл үтте, 19 шәһәрдә булды.
Быел автойөреш Чаллының «Ватан – ана» мемориал комплексы яныннан 22 июньдә башланып китте. 10 машинадан торган колонна иртәнге 4 тә, 85 ел элек Бөек Ватан сугыш башланган көнне юлга кузгалды.
Маршрут Россиянең, Азия һәм Кавказның 19 шәһәре аша үтте.
Сәяхәт барышында Роберт Баязитов автомобиль белән идарә итеп кенә калмады. Авыр шартларда кешеләргә медицина ярдәме күрсәтте.
«Хис-тойгылар төрле, иң мөһиме: бу Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр буыны алдында җаваплылык. Безгә элемтәне югалтмаска кирәк. Сугышларда катнашкан ветераннар бик аз калды, әмма тылда хезмәт куйганнар исән әле. Безнең бурыч – тынычлыкны саклау, хезмәттәшлек һәм игелек кылу», – ди Роберт Рашитович.
Фотолар шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев