Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Сергей Яцковский 2026 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Агымдагы елда Чаллыда 106 күпфатирлы йортта 191 төрле эш башкарылды. Моңа 2 млрд 11,8 млн сум акча тотылды. Аның 483,3 млн сумы – Татарстан республикасы бюджетыннан, 267,34 млн сумы - шәһәр бюджетыннан, 1 261,3 млн сумы торак милекчеләре акчасы.
2025–2026 елда «Халык контроле» системасы аша йортларны капиталь ремонтлауга кагылышлы гражданнарның 321 мөрәҗәгате каралган һәм уңай хәл ителгән.
2027 елда 96 күпфатирлы йортны капиталь ремотлау планлаштырыла. Барлыгы 1 623,35 млн сумлык эш башкарылачак.
Нет комментариев