Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 14 октябрьдә өмә була

Бу көздә 5 мең ярым агач утыртылды.

1 октябрьдән Чаллыда көзге санитар-чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү айлыгы башланды. Аның кысаларында 30 сентябрьдә һәм 7 октябрьдә өмәләр узды. Көз көне барлыгы 5 мең ярым агач утыртылган.  

14 октябрьдә Чаллыда гомумшәһәр өмәсе уза. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев:

«Табигать шартлары агач-куакларга үсеп китәр һәм ныгып калыр өчен уңай. Шуңа күрә башкарма комитет, район башлыклары, идарә итү компанияләре, территориаль иҗтимагый советлар, шәһәрдәшләр – барыбыз бергәләп планлаштырылган эшләрне башкарыйк. Без шимбә көнне «Сандугач» балалар бакчасы янында агачлар утырттык. Бу эш дәвам итә. Чаллыбыз матур һәм яшел булсын», – диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник өмә агачутырту көзге санитар ике айлык