Чаллыда Кама елгасында 15 яшьлек яшүсмер батып үлде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Кама елгасында 15 яшьлек яшүсмер батып үлде

Ул тиешсез урында коенган.

 

Бүген Чаллыяр поселогында фаҗига булды. Кама елгасында 15 яшьлек яшүсмер батып үлде. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча яшүсмер коену өчен җиһазланмаган урында коенган.

Фаҗига урынына Чаллы прокуроры урынбасары Марат Шрша килде.

Тикшерү эшләре башланды. Алар шәһәр прокуратурасы контроленә алынды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су елга фаҗига батып үлгән

Нет комментариев