Чаллыда 18 кеше һәлак булды
Бу хакта шәһәрнең баш автоинспекторы хәбәр итте.
Шәһәр хакимиятендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган киңәшмә бара.
Шәһәрнең баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков узган елдагы күрсәткечләрне бәян итте.
«2025 елда Чаллыда юл-трапсорт һәлакәтендә 18 кеше һәлак булды. Аларның берсе дә юлларның торышына бәйле түгел. Әйе, 20 ел элек юллар начар, светафорлар эшләми, катлаулы борылышлар дия идек. Хәзер шәһәрдә мондый участоклар юк. Узган елда Чаллыда 485 юл-транспорт һәлакәте булды, анда 18 кешенең гомере өзелде. Бу 2024 елга караганда 8гә артык. Төрле җәрәхәтләр алучылар – 595», – диде ул.
Радий Зәкиевич юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев