Чаллыда 180 км артык җылылык торбасын яңартырга кирәк
Айрат Зәйнуллин проблемалар турында сөйләде
НЧТС предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин журналистлар белән очрашуда башкарылган эшләр һәм проблемалар турында сөйләде.
Шәһәрдә кыенлык тудыра торган участок – 60нчы микрорайонда. Бу ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәме белән төзелгән микрорайон. Биредә җылылык торбалары бик нечкә, алар тиз сафтан чыга. Чаллыда 40 ел хезмәт иткән торбалар бар, ә мондагылар 12-13 елга гына чыдый.
«Хәлне җылылык челтәрләре өстенә җәелгән брусчаткалар да катлауландыра. Узган елда бу объектта 1,5 км җылылык челтәрләре яңартылды. 800 кв.метр брусчатканы куптарып, яңадан җәйдек. Быел шул ук хәл кабатлана. Кайбер урыннарда җылылык торблары өстенә агачлар утыртылган. 12нче бистәдә хәтта сак пункты да төзеп куйганнар. Бу кагыйдәләргә туры килми. Шунлыктан безгә агачларны кисәргә, объектларны сүттерергә туры килә. Шәһәрдә юллар төзелеше дә актив бара. Кызганыч, без алар артыннан өлгерә алмыйбыз. Шунлыктан асфальтны җимереп, яңадан җәергә дә туры килә. Бу исә өстәмә чыгымнар таләп итә», – диде Айрат Зиннәтуллович.
Аның әйтүенчә Чаллыда 40 елдан артык кулланылышта булган 121 км җылылык челтәре бар. Тагын 66 кмына 25-40 ел.
–Тулаем алганда, 180 км артык җылылык торбасы алыштырылырга тиеш. Чаллыда җылылык челтәрләренең 56 проценты искергән, – диде Айрат Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев