Чаллыда 300дән артык хуҗасыз машинаны штраф стоянкага җибәрделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 300дән артык хуҗасыз машинаны штраф стоянкага җибәрделәр

Бу хакта Комсомол районы хакимияте хәбәр итте.

Чаллының Комсомол районында урамнарны ташландык машиналардан арындыралар. Ел башыннан 322 шундый машина ачыкланган.
Хакимиятнең территорияләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре көн дә озак еллар тик торган машиналарны ачыклыйлар. Алар урамнарны җыештырырга, махсус техника эшенә комачаулый. 
Шуңа күрә белгечләр  машинаны күчерергә кирәклеген әйтеп язу калдыралар. Таләп үтәлмәсә, транспорт штраф стоянкага җибәрелә. 
Фото: Комсомол районы хакимиятеннән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Ташландык машина

Нет комментариев