Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 400нче сабый туды

Ул – гаиләдә дүртенче бала.

Чаллыда юбилей елында 400нче бала дөньяга аваз салды. Ул –Алмазия һәм Ришат Бәдриевларның дүртенче баласы.
Бүген Кама балалар медицина үзәгендә сабый белән аның әнисен тантаналы төстә өйләрнә озаттылар. Бәдриевларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары, дуслары гына түгел, шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. 
Мэр гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Бүләкләр тапшырды. Сабыйга һәм әнисенә ныклы сәламәтлек теләде. «Сәламәт һәм көчле булып үсегез», – диде ул.  Шулай ук «вакыт капсула»сын калдырды. Илфат аны 18 яше тулгач ачып укыячак. 
Бәхетле әти Ришат Бәдриев үзенең һәм хатынының күпбалалы гаиләдән булуын әйтте. Алар күпбалалы гаилә булырга теләгәннәр. Хәзер бу гаиләдә ике кыз һәм ике малай үсә. 
Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы күпбалалы гаиләләр Чаллыга 400