Чаллыда 44 яшьлек ир үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 44 яшьлек ир үлгән

Үлем сәбәбе билгеле түгел.

ГЭС поселогындагы 8нче бистәдә яшәүче хатын кич белән өенә кайткач иренең (сожитель) җансыз гәүдәсен күрә. Һәм полиция хезмәткәрләрен чакыра.

Судмедицина экспертизасы нәтиҗәләре ирнең 3 сәгать элек үлгәнен раслый.

Рәсми рәвештә беркая да эшләмәгән ир-атның үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем

Нет комментариев