Чаллыда 600дән артык эш урыны булдырылачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 600дән артык эш урыны булдырылачак

Шәһәр хакимияте «Развитие» сәнәгать паркын зурайту турында уйлый.

Чаллыда бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр арта. "Развитие" сәнәгать паркы моңа ачык мисал. Ул өч чиратта төзелә. Ә анда инде урыннар юк. Резидентлар белән тулы. Биредә үз эшен 14 предприятие алып барачак. 600 дән артык эш урыны булдырылачак. Гомуми инвестицияләр күләме - 2,5 млрд сум.

Башка бизнесменнар да сәнәгать паркында эшләргә тели. Шуны исәпкә алып, шәһәр хакимияте "Развитие" паркының дүртенче чиратын булдырырга планлаштыра. Проект-смета документларны ясау өчен шәһәр бюджетыннан 31,9 млн сум акча бүленеп бирелде.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эшмәкәрлек

Нет комментариев