Чаллыда 65 укучы БДИны 100 баллга тапшырды
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов әйтүенчә, быел 65 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнарында 100 бал җыйган. 5 кеше ике фәннән 100әр балл туплаган. Узган ел 36 кеше – 100 балл, аның 1се ике фәннән 100әр балл җыйган иде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәгариф хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәяләде.
Сүз уңаеннан, быел укытучыларның республикакүләм август киңәшмәсе 13 августта Чаллыда үтәр дип планлаштырыла.
Аннан соң, шәһәр күләмендә шундый чара узачак.
«Анда узган уку елында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән мәгариф учреждениеләренә, укытучыларга премия биреләчәк. Яхшы эшләгән кешегә рухи һәм матди ярдәм күрсәтелергә тиеш», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев