Чаллыда 75 яшьлек ир-ат фатирына ут төрткән
«Ул бу вакытта адекват булмаган», - ди коткаручылар.
Төнге сәгать 3ләр тирәсендә ЗЯБ бистәсендә янгын чыкты. Сарман трактында урнашкан йортларның берсендә 3 бүлмәле фатир янды. Урынга килгән коткаручылар фатиры эченә ишекне ватып үтеп керделәр. Бер бүлмә тулысынча янып беткән. Икенчесендә алар бензинга охшаган, сары төстәге сыекча салынган 5 литрлы шешәгә тап булдылар. Шунда ук керосин савыты, ут төртү өчен ясалма таяк та табыла. Идән һәм мебельдә тәмәке төпчекләре һәм шырпы каплары була.
Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча бүлек җитәкчесе Владислав Баранов әйтүенчә, утны 75 яшьлек фатир хуҗасы үзе төрткән. Ул бу вакытта адекват булмаган. Ир-ат төтен исе белән агуланган, тәне дә пешкән. Хәзер ул БСМПда дәвалану уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев