Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 77 яшьлек әбине оныгы чүкеч белән кыйнаган

Аянычлы хәл 50нче комплекста булган.

БСМП табиблары 77 яшьлек хатын-кыз гомерен саклап калу өчен көрәшә. Хастаханәгә ул авыр хәлдә эләгә. Башы имгәнгән, борыны һәм куллары сынган була. Пенсионерны мондый халәткә 25 яшьлек оныгы китерә. 

Ул әбисенә кунакка килгән була. Исерек икәнен белгәч, әбисе эчүен ташларга, туры юлга басарга өнди. Ир-атка акыл өйрәтү ошамый - әбисен чүкеч белән кыйный. Башына гына 10 тапкыр суга. Тән җәрәхәтләре алган әби кеше оныгы киткәч, улына шалтырата. Аны хастаханәгә озаталар. 

Егеткә "үтерергә теләү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Психиатрия экспертизасы да үткәреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев