Чаллыда 9 кеше үлгән
Узган ел шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтендә 13 кешенең гомере өзелгән булган.
Чаллыда соңгы елларда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләр санының кимүе күзәтелә. Әйтик, балалар арасында имгәнүчеләр узган ел белән чагыштырганда – 7%ка, исерек килеш руль артына утыручылар 7,7%ка азрак. Узган елда юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлсә, быел 9 шәһәрдәшебезнең гомере өзелгән. Барлыгы 507 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган.
Шәһәрнең баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков белдерүенчә, Чаллыда автобус йөртүчеләр катнашында соңгы 2 елда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен җитди бозучылар булмаган. «Автобуслар куркынычсыз транспорт. Алар барысы да видеокамералар белән җиһазланган», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев