Чаллыда әби машина астына эләгеп үлде
Гаеп кемдә?
Фаҗига бүген иртән «Салым инспекциясе» тукталашында була. Toyota машинасын йөртүче 32 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдерә. 75 яшьлек ханым юлны светофорсыз җәяүле юлыннан чыккан. Ул вакыйга урынында вафат була.
Автоинспекторлар һәлакәтнең нечкәлекләрен өйрәнә. Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев