Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда акватермаль комплекс төзелә

Бу хакта ТР Рәисе карар кабул итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган инвестиция советы утырышында катнашты. Аның әйтүенчә, утырышта инвестиция проектларын тәкъдим иткәннәр. Хупланган 7 проект арасыннан 4се – Чаллыныкы. Алар барысы да ТОСЭР резидентлары.

Чаллыда 1,1 млрд сумга логистика үзәге төзеләчәк. Шулай ук «Притяжение» торак микрорайонында 25 мең кв.метр мәйданда акватермаль комплекс барлыкка киләчәк.

Сүз уңаеннан, 7 ел эчендә ТОСЭР резидентлары тарафыннан 41 млрд инвестиция җәлеп ителгән. 9400дән артык өстәмә эш урыны булдырылган.

Шәһәр мэры җаваплы җитәкчеләрне тиз арада әлеге проектларның документларын әзерләргә  чакырды.

«Бизнес түбән стартта озак торырга тиеш түгел. 4 проект быел тормышка ашырылырга тиеш. 2025 ел өчен яңа проектлар әзерләргә кирәк. Алар шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше өчен мөһим», – диде ул. 

PS: ТОСЭР – Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аквотермаль комплекс Резиденты ТОСЭР