Чаллыда җәмәгать транспортында 44,5 млн кеше йөргән
Бу хакта шәһәр Советы сессиясендә билгеле булды.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Чаллыда җәмәгать транспорты паркын яңартуны 2025 елның мөһим вакыйгасы дип атады.
«2025 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән автопарк 80 «НЕФАЗ» белән тулыланды. Бүген «Горкоммунхоз» предприятиесендә 217 автобус бар. Алар 11 маршрут буенча халыкка хезмәт күрсәтә. Һәр көнне маршрутларга 142 автобус чыга, алар 120 меңгә якын пассажир йөртә», – диде ул.
Транспорт эшен эзлексез оештыру максатыннан 3 терминал ясалды. Биредә автобус йөртүчеләр ял итә, автобуслар юдыртыла. Бүгенге көндә «Тула-2» тукталышында да шоферлар өчен ял зонасы, ремонт ясау һәм автомойка булдырыла. Соңгысында сәгатенә 12 автобус юыла.

Чаллыда 55 трамвай 11 маршрут буенча көн саен 42 мең кеше ташый.
2025 елда шәһәрнең җәмәгать транспортында 44,5 млн пассажир йөргән.
Трамвайларда түләү тулысынча автомат система аша башкарыла. Җәмәгать транспортында йөрүче Чаллы халкының 96 проценты билетны банк карталары аша түли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев