Чаллыда автогигант төзелүгә 55 ел
Юбилей чараларына ТР Рәисенең килүе көтелә.
1969 елның 13 декабрендә Чаллыда автогигант төзелә башлый. 1970 елларда аны бөтенсоюз удар төзелеш дип игълан итәләр.
Әлеге завод урынын билгеләү турында карар кабул иткәнче, 70 вариант карала. Нәтиҗәдә Чулман буендагы шәһәрдә йөк машиналары җитештерү заводы төзү турында карар кабул ителә.
Бүгенге көндә «КАМАЗ» ГАҖ оешмалар төркеме 100дән артык компанияне берләштерә. Аларда 50 меңнән артык кеше эшли. Автогигант Чаллыны республиканың машина төзүчеләр үзәге итеп танытты. Предприятие дөньяның авыр йөк машиналары җитештерүчеләр арасында беренче 20 леккә керә.
Бүген юбилей уңаеннан «КАМАЗ» ГАҖдә төрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан Чаллыга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев