Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автомобильләрне кем урлый?

Хокук сакчыларына 2 шәһәрдәш мөрәҗәгать итте.

19 яшьлек егет ГЭС бистәсенә эш буенча бара. Автомобилен 3 сәгатькә калдырып тора. Чыкса - машинадан җилләр исә. Бу беренче очрак булмый. ГЭСта яшәүче 22 яшьлек егет тә зыян күрә. Иртән торуга ул да машинасын калдырган җирдән тапмый. Ир-атларның икесе дә хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәләр.

Полиция хезмәткәрләре машина карагын эзли башлыйлар. Шик 19 яшьлек егеткә төшә. Ул беркайда да эшләми. Моңарчы да “мошенниклык”, “урлау” маддәләре буенча хөкем ителгән була. Гаебен егет тулысынча таный. ГЭС бистәсендә машиналарны ни өчен урлаганын сөйләп бирә. Аның әйтүенчә, автомобиль хуҗалары үзләре ачкычларын онытып калдырган булалар. Беренче машина белән ул Чулман проспектында авариягә очрый һәм урыннан кача. Икенчесе белән Элеватор тавына кадәр барып җитә. 

Гаепләнүче башка машиналардан да аксессуарлар урлап сатканы турында сөйли. Автомобильләргә ул тәрәзәне ватып үтеп керә торган була. 

Хәзерге вакытта тикшерү бара. Гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев