Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Алар өч урында.

Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. "Төзүче" стадионы каршындагы мәйданда, «Южный" агросәнәгать паркында һәм Ипподромда Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Актаныш районы уңганнары, шәһәрнең азык-төлек җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләре сәүдә итә. 

Ипподромдагы ярминкәгә без дә барып кайттык. Әллә шәһәрдәшләр ярминкәләр башлануын белмәгән, әллә иртә булганга кеше аз иде. Свежий азык-төлек, яшелчәләр җитәрлек. Бәяләр төрле, сөйләшә алсаң сатучылар бәяне төшерә. 

Суган белән бәрәңгенең бер кг 25-28 сум арасында тибрәлә. Тавык итен килограммын 320-380 сумнан саталар. Сыер итенең килограммы 600-870 сум. Балның 3 литры 1500 сумнан башлана. Йомырканың дистәсе 90-120 сум. 

Ысланган үрдәкнең килограммы 1100 сум.

Ярминкәдә ипи эшләнмәләре, сөт ризыклары, яшелчәләр дә бар.

"Без ярминкәне көттек. Йомырка, тавык, тана ите алып килдек. Даими алучыларыбыз бар. Йокыларыннан торгач килерләр", - ди Минзәлә районы Аю авылыннан килгән Рушания ханым.

Фирая Мәхмүтова ысланган үрдәк, хәләл колбаса сата. Ул да сатып алучыларның килүләрен көтүен әйтте. 

Шәһәрдәшебез Илгиз Урманчиев бәрәңге алырга килгән. "Килосын 28 сумнан саталар. Кыйбатсынып торам әле. Үземнең, кызым һәм улым гаиләсенә бер капчык алам. Күп алырга куркыта, черергә мөмкин. Яңгыр күп яуды", - ди ул. 

Әлфия Хәйбуллина күркә ите алырга чыккан булган. "Миңа күркә сатучы килмәгән. Бер кешедән генә алам", - ди ул. 

Ярминкәләр атна саен шимбә көннәрендә иртәнге сәгать 6дан 15 сәгатькә кадәр эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр Авыл хуҗалыгы ярмикәләре