Чаллыда балалар табибы вафат булды
«Диләрә Латыйпова - үз эшен белә, балаларны ярата торган, хөрмәтле табиб иде», - диләр хезмәттәшләре.
Чаллының сәламәтлек саклау системасы югалту кичерә. Бүген 6нчы балалар поликлиникасы табибы Диләрә Латыйпова вафат булды.
Хезмәттәшләре аның яман шеш белән авырганын хәбәр иттеләр. Тик бу хакта вафат булгач кына белгәннәр.
Диләрә Мөхетдиновна хастаханәдә булган. Хезмәттәшләре: "Ярдәм кирәкмиме?"- дип кичә генә шалтыратып сөйләшкән.
Ул: "Берни кирәкми. Барсы да яхшы", - дип җавап кайтарган. Бүген инде мәңгелеккә күзләрен йомган.
Хезмәттәшләре аны гомеренең соңгы көненә кадәр эшен яратып башкаруын әйттеләр.
Ул - ата аналар арасында хөрмәт казанган табиб иде.
"Балаларны үзенең методикасы белән дәвалады. Нәтиҗәдә бала беренче елны садикка баргач та чирләмәде. Диләрә Мөхетдиновна – үз эшенең остасы, ак халатына тугры табиб булды. Урыны җәннәттә булсын", - диләр аның турында әти-әниләр.
Мәрхүмәне иртәгә 10 сәгать 30 минутта морг яныннан соңгы юлга озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев