Чаллыда балаларга бәйләнүче мигрантны СИЗОга җибәрделәр
Ул ике маддә буенча гаепләнә.
Суд карары белән 39 яшьлек ир-атны СИЗОга озаттылар. Ул 2 ай сак астында булачак.
Исегезгә төшерәбез, әлеге ир-атны социаль-челтәрләрдә ата-аналар балаларга бәйләнүдә гаепләп чыкты. 26 һәм 27 комплексларда беренче сыйныфта укучы балаларга бәйләнүе турында яздылар. Хәтта көчләгән дигән имеш-мимешләр дә яңгырады. Сак булырга, балаларын мәктәпләрдән каршы алырга киңәш итте алар.
Хокук сакчылары шикле ир-атның эзенә 2 декабрьдә чыкты. Мигрант "сексуаль характердагы көч куллану" маддәсе буенча 2 эпизодта гаепләнә. Хокук сакчылары әйтүенчә, ул балаларны үбеп йөргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев