Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда барлык фатирларга да җылы бирелде

«Кайбер фатирларда җылы булмаска мөмкин. Һәр очракны аерым тикшерегез», - дип кисәтте Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, Чаллының 1731 объектына: 1418  йортка, 222 мәгариф учрежденисенә, 35 сәламәтлек саклау учрежденисенә җылы бирелде. 

«Җылы юк дип зарланучылар юк, эссе дип зарлаучылар бар», – диде ул. 

Мэр моңа гаҗәпләнеп: «Пәнҗешәмбе көнне -1, аннары -2, -3 була. Күпчелек кешегә җылы кирәк. Ярый әле җылы бирүне 30 сентябрьдә башладык, чөнки ярты миллион халкы булган шәһәрне беркөндә генә тулысынча җылы белән тәэмин итеп булмый. Кайбер фатирларда җылы булмаска мөмкин. Район башлыклары һәр очракны аерым тикшерегез. Чаллыда бер фатир да җылысыз калырга тиеш түгел», – диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылыту сезоны Чаллы мэры