Чаллыда барлык йортларга кайнар су бирелде
Ремонт эшләре дәвам итә.
«Татэнерго» АҖ филиалы НЧТС предприятиесе Чаллыда барлык йортларга кайнар су бирелүен хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, җылылык сезоны башланыр алдыннан соңгы опрессовкалау 2 сентябрьдән 12сенә кадәр дәвам итәргә тиеш иде.
Торбаларны гидравлик сынау вакытында 28 төзексезлек ачыкланган, аның 21е ремонтланган инде.
Ремонт эшләре дәвам итә. Шул сәбәпле кайбер йортларда кыска вакытка кайнар су бирү туктатылып торырга мөмкин.
Гидравлик сынау үткәрүнең максаты - җылылык сезонында шәһәрне өзлексез җылы һәм уңайлылык белән тәэмин итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев