Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда – башкорт театры гастрольләре

20-21 октябрьдә Чаллыга Башкортостанның Стәрлетамак шәһәреннән Илшат Юмагулов исемендәге башкорт драма театры гастрольләре килә.

20 октябрьдә театр Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Кодача» исемле музыкаль комедия тәкъдим итә. Баязит Бикбай әсәре буенча куелган әлеге комедиядә саранлык, икейөзлелек кебек сыйфатлар фаш ителә. Спектакль 19 сәгатьтә башлана.

Катнашалар: БРның халык артистлары Физалия һәм Илһам Рәхимовлар, Равил Галин, Ниса Бакирова, атказанган артистлар Резедә Амекачева, Илфир Баймурзин, Рәфыйк Хәсәнов, драма артистлары Илгиз Акимбетов, Марат Зөбәиров, Расил Сынбулатов, Алия Зарипова һәм башкалар.   

21 октябрьдә башкорт драма театры артистлары Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасын күрсәтәчәкләр. Әлеге әсәрдә ярлы көтүче Баки белән бай кызы Хәмдиянең мәхәббәт тарихы тасвирлана. Спектакль 19 сәгатьтә башлана. Катнашалар: БРның атказанган артисткасы Резедә Амекачева, Марат Зөбәиров, Илнур Аджитаров, Илгиз Акимбетов, Гөлнара Ярмиева һәм башкалар.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев