Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бензин өчен түләмичә качкан ир-атны хөкем иттеләр

Закон буенча мондый гамәл өчен 3 төрле җәза бар.

Вакыйга июль ахырында иртәнге 7:20 була. Ир-ат машинасына 2 мең ярым сумлык бензин салдыра. Акчасын түләми - урыннан качып китә. Ягулык станциясе администрациясе хокук сакчыларына хәбәр итә. 

Закон буенча мондый гамәл өчен административ штраф, 10-15 көнлек арест яисә 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Бензин урлауда гаепләнүче ир-атның моңарчы административ җаваплылыкка тартылганы булмавын, үз гаебен тануын исәпкә алып, суд 3 мең сум штраф билгеләде. Моннан тыш, бензин бәясен һәм салынган зыян күләмен дә түләргә туры киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев