Чаллыда бер атна элек югалган кызны эзлиләр
Аны күрүчеләрне 102, 02 телефоннары буенча шалтыратып, хәбәр итүләрен сорыйлар.
Чаллыда 25 яшьлек кызны эзлиләр. Гөлназ Кәлимуллина 26 январьда өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Шәһәрдәшебезнең өстендә кара куртка, соры чалбар, башында караңгы төстәге башлык була. Буе 160-165 сум тирәсе, уртача гәүдәле, кара чәчле. Сул як кулында янгыннан пешкән эз урыны да бар.
Аны күрүчеләрне, 102, 02 телефоннары буенча шалтыратып, хәбәр итүләрен сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев