Чаллыда бер фатирдан өч кеше мошенникларга акча күчергән
Аларны төрлечә алдаганнар.
Чаллыда бер фатирда яшәүче өч кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар мошенниклар ятьмәсенә эләккән.
Башта 22 яшьлек кызга процентларсыз гына бурычын капларга ярдәм итәбез дип шалтыратканнар. Кыз моңа ышынып, күрсәтелгән счетка 200 мең сум акча күчерә,
Аннары 56 яшьлек гаилә башлыгына шалтыраталар. Ир-ат гаилә акчасын саклап калу өчен чит счетка 1 млн сум күчерә.
Аннары 30 яшьлек ир-ат чит кеше белән сөйләшкәннән соң, счетында 500 мең сум акчасы юклыгын ачыклый.
Әлеге фактлар буенча РФ Җинаятьләр кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев