Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда берьюлы 7 машина яндырган ир-атларга нинди җәза яный?

Шәһәрдә тиздән суд утырышы булачак.

9 ноябрьдә Александр Батин һәм Андрей Куликов җинаять эшләре буенча суд утырышы булачак. Аларга соңгы сүзләрен әйтергә мөмкинлек биреләчәк. Бу хакта Чаллы судының матбугат хезмәте хәбәр итте.  

Аларны машиналар яндыруда гаеплиләр. Берсе - боеручы, икенчесе - башкаручы. Исегезгә төшерәбез, вакыйга узган елның 15 сентябрендә булды. 58/24 йорты каршында 7 машина дөрләп янды. Әлеге мизгелләр подъезд видеокамерасына да эләкте. Видеода карадан киенгән ир-атның ВMW Х6 машинасына бензин сибеп, ут төртеп качуы ачык күренә. Әкренләп ялкын янда торучы автомобильләргә дә күчә. Нәтиҗәдә 5,5 млн сумлык зыян салына.

Хокук сакчылары җинаятьтә гаепләнүчеләр эзенә тиз чыкты. Ут төртүче Андрей Куликов мондый адымга Александр Батин кушуы буенча баруын әйтте. Янәсе шул рәвешле ул зур бурычларын капларга уйлаган. ВMW Х6 автомобиле - Александр Батинның элекке хатынының машинасы. Александр аны башка ир-атка көнләп ут төрттерткән дигән фаразлар да яңгырады. 

Машинага ут төртүче  Андрей Куликов гаебен өлешчә таныды, Александр Батин - юк. Аларга 3 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев