Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран мэр белән бергә агач утыртты
Аңа 99 яшь.
Бүген Чаллының Җиңү паркында, Геройлар аллеясы янында Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран, Чаллының мактаулы гражданины Муфтах Нуртдинов белән бергә 11 агач утыртты. Бу агач – «Маньчуржия чикләвеге». Муфтах Ансапович аны өй янындагы бакчасында үстергән. Ветеран аларны 5 ел тәрбияләгән.
Һәм шәһәр җитәкчлегенә аларны Җиңү паркына утыртырга тәкъдим иткән. Чаллы мэры Наил Мәһдиев аны хуплаган. «Ял һәм мәдәният паркы» җитәкчлеге һәм хезмәткәрләре белән бергә бу агачлар, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан утыртылды.

Муфтах Нуртдинов 1926 елда Башкортостанның Шаран районы Зирекле авылында туган. 8 классны тәмамлаган. 1943 елның ноябрендә фронтка киткән. Пулеметчылыкка укыганнан соң аларның полкын фронтның алгы сызыгына җибәргәннәр. Ул Румыня, Чехословакия, Венгрия һәм Австрияне азат итүдә катнашкан. «За Отвагу», «Отечественной войны 2 ст.», «За освобождении Германии», «За трудовую доблесть», «За освобождении Будапешта» медальләре белән бүләкләнгән. Өлкән сержант дәрәҗәсенә ирешкән. Сугыш тәмамлангач 3 ел Житомирда яшәгән, укыган, аннары Германиягә хәрби хезмәткә киткән.
Туган якларына 1950 елда кайткан. 1951 елда Роза исемле кызга өйләнә.
1973 елда КАМАЗ төзелешенә, Чаллыга кайткан. Биредә экскаваторчы булып эшләгән, төрле объектлар төзүдә катнашкан. Пассажирлар йөртү предприятиесендә эшләп лаеклы ялга чыккан.
Хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстергән. Аларның 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар.
2025 елның 19 февралендә Муфтах Нуртдиновка Чаллының Мактаулы гражданины исеме бирелде.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев