Чаллыда бөтенроссия әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Фоторепортаж
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бөтенроссия әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Фоторепортаж

Ул Чаллының 400 еллыгына багышланды.

Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне һәм призёрларны сайлап алды. Диплом һәм акчалата премиягә түбәндәге каләм әһелләре лаек булды: 

рус телендәге роман номинациясендә 3 нче урынны Ижау шәһәреннән Лилия Гәрәева «Сердце, что гудит как мотор» әсәре белән яулады;

татар телендәге роман – 3 нче урынны Рәкит Абдульманов һәм Хәбир Ибраһимов «Чаллы кояшы» әсәре өчен бүлеште;

татар телендәге повесть – 1 нче урында Лилия Фәттахова («Ак каланың ак моңы»), 2 нче урында – Әлфия Хаҗиәхмәтова («Офыкларда ак томан»), 3 нче урында – Хәбир Ибраһимов («Чаллы күз яшьләренә...ышана»);

💎 рус телендәге повесть – 3 нче урын Юрий Манусовка «Набережную муз» әсәре өчен бирелде;

💎 рус телендәге хикәя – 1 нче урынны Булат Җиһаншин («Город, с которым разговаривают моторы») яулады, 2 нче урын – Владимир Аникин («Сумеречные Челны»), 3 нче урын – Марс Яһүдин («Город верил в меня»);

💎 татар телендәге хикәя – 1 нче урында Лира Ибраһимова («Кем шалтыратты?»), 2 нче урында – Роза Хәмидуллина («Сагыну...»), 3 нче урында – Айзирә Бадикова («Өчәү»);

💎 рус телендәге поэма – 3 нче урынны Лидия Тимофеева «Звездный рейс» әсәре белән алды;

💎 татар телендәге поэма – 1 нче урында Лилия Сираева («Ярда»), 2 нче урында – Гөлназ Нуриева («Туган йортым – Ак кала»);

💎 татар телендәге шигырьләр циклы – 1 нче урынны Рамзия Җиһаншина («Язлардан, җәйләрдән сукмагым...») яулады, 2 нче урында – Сирень Якупова («Җилләр кисешкән урында...»), 3 нче урында – Рәзинә Мөхиярова («400 еллык тарихы бар шәһәремнең...»).

Чаллы мэры Наил Мәһдиев җиңүчеләргә бүләкләрне тапшырып, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай итеп Чаллы тарихы яңа әдәби әсәрләрдә урын алды.


КАМАЗга-50 Чаллыга -400

Нет комментариев