Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бу атнада күпчелек йортларга җылы биреләчәк

Кайбер йортларда яшәүчеләргә түзәргә туры килә. Ни өчен?

Чаллыда торак йортларгс һәм социаль объектларга җылы бирү дәвам итә. Бу эш 22 сентябрьдә Башкарма комитет җитәкчесе карары белән башланган иде. 

Башта мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләр җылытылды. Бүгенге көндә 358 социаль әһәмияткә ия булган объектның 333ендә җылы бар. 

Мәктәпләр һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре - тулысынча, балалар бакчаларыының 99 проценты җылылык белән тәэмин ителде. 

НЧТСның соңгы мәгълүматлары буенча, 1465 йортның 1430ына җылылык энергиясен кушарга рөхсәт бирелгән. 

Әмма бөтен йортны берьюлы җылы белән тәэмин итү техник яктан мөмкин түгел. 

Бу атнада барлык торак фонд җылылык бирү системасына кушылырга тиеш. 

Теге яки бу сәбәпләр аркасында җылы бирүгә рөхстәте булмаган идарә итү компанияләре карамагындагы йортларда яшәүчеләргә бераз түзәргә туры киләчәк.

"Домсервис», ООО «Альянсжилсервис», ТСЖ «47-35» идарә итү компанияләре шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НЧТС идарә итү компанияләре Җылылык бирү