Чаллыда чит ил кешесе 2 атна үле килеш яткан
Үлем сәбәбе билгеле түгел.
Яңа шәһәрнең 16нчы комплексында яшәүче ир-ат полиция хезмәткәрләрен чакырта. Ул үзенең күршесен үле килеш таба.
Тикшерү барышында 53 яшьлек Үзәк Азия гражданинының Тукай районында теркәлгән булуы ачыклана. Ул рәсми төстә беркая да эшләмәгән.
Суд-медицина экспертизасы мәгълүматларына караганда ул 2 атна элек вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев