Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда домофоннарны ватып йөрүчене тоттылар

Ул 18 яшьлек егет.

Авызын каплаган. Капюшоннан. Кулында – чүкеч. Заманча домофоннарның камераларын ватып йөрүче билгесез кеше 40/04 йорты яшәүчеләрне пошаманга салган иде. “Кем ул?”, “Ни өчен 40/04 йортындагы домофоннарны гына вата?”, “Ник мәкерле эшләрен төнлә белән башкара?” шәһәрдәшләрдә бу егет  бик күп сораулар уятты. Йорт өчен җаваплы Зөлфия Исхакова әйтүенчә, вандал егет 14  домофонга зыян салырга өлгерде. 

-    Шул бер үк егет йөрде. Күзләре генә күренеп тора. Башта ватып кына китә иде, соңыннан өстеннән буяу да сиптерә башлады. Максаты нинди? Шуны аңламыйбыз, - дип сөйли 40/04 йорты өчен җаваплы Зөлфия Исхакова.

Әлеге егеткә зарланып социаль челтәрләрдә дә бик күп тапкыр язып чыктылар. Видеоларын элделәр. “40 комплекс” җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Маргарита Чибилева әйтүенчә, йортта яшәүчеләрдә наркотик матдә яшерәләрдер дигән уйлар да туган.  

-    Шәһәрдәшләребез бу галәмәтләрне авыру яшүсмер кулы эшедер дип уйлады.  Наркотик кулланучылардыр дигән фикерләр дә яңгырады. Йорт территориясендә наркотик матдәләр яшерәләр дә, шуларны икенчеләре алырга килә. Шуңа күрә беркем белмәсен өчен домофон видеокамераларын ваталар дигән фаразлар бар иде. Мондый очракта нәрсә уйламак кирәк? 40/04 йортындагы домофоннарны гына ваталар бит! – ди Маргарита Чибилева. 

Вандалны, ниһаять, тоттылар. Ул 18 яшьлек егет. 48 комплекста тора икән. Эчке эшләр идарәсенең матбугат белән эшләү бүлеге башлыгы Артур Муллин әйтүенчә, хәзер ул сак астында. Үз гаебен таныган. Аңа карата “Вандализм” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылачак. Кылган гамәлләренең сәбәбе һәм салынган зыян күләме ачыклана.

“Таттелеком” компаниясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе Илдар Нургалиев әйтүенчә, бер заманча домофон панелен урнаштыру 40 мең сумга баса. Ел башыннан инде 27 панель алыштырганнар. 

-    Узган елдан 15 вандализм очрагы теркәлде. Барлыгы 37 панель алыштырдык. Быел шундый 4 очрак теркәлде, – ди Илдар Нургалиев. 
Заманча домофоннарны ватудан тыш, камераларына төкереп, сагыз ябыштырып китүче яшүсмерләр дә бар. Узган ел “Таттелеком” компаниясенә алар белән дә эшләргә туры килде. Мондый очракта балаларның ваемсызлыгы өчен ата-аналары җавап тотты.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять вандаллар