Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дүрт күпбалалы гаиләгә тантаналы шартларда сабыйлары туу турында таныклык тапшырылды

Әлеге чара Россиядә гаилә елына багышланды.

Чаллының Тантаналар сараенда күпбалалы гаиләләрдә туган сабыйларга исем кушу чарасы булды.

Дүрт гаиләгә мәхәббәт  җимешләре булып туган балаларына беренче документны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды. Ул Чаллының күркәм гаиләләрен балалары туу белән котлап, иң ихлас теләкләрен җиткерде.

Беренче булып мэр кулыннан сабыйларының документын Лилия һәм Айрат Әхмәдуллиннар гаиләсе алды. Әхмәдуллиннар быел - Россиядә гаилә елында үзләренең фарфор туйларын билгеләп үтәләр. Моннан 20 ел элек алар никахларын Чаллыда рәсми төстә теркәгәннәр. Әлеге күркәм гаиләдә дүрт бала үсә. Бишенче булып туган улларына Аяз исеме кушканнар. 

Ләйсән белән Ренат Сабировлар гаилә союзын 2011 елның 25 июнендә теркәгәннәр. Бу гаиләдә дүртенче сабый туган. Аңа әти-әнисе Аиша исеме биргән. 

Галина һәм Сергей Шишировлар гаиләсе 2008 елның 11 декабрендә төзелгән. Бу гаиләдә ике малай, ике кыз үсә. Дүртенче сабый Екатерина исемле булды. 

Айгөл һәм Рафил Тимировлар гаиләсендә әти-әниләрен сөендереп өч кыз үсә. Быел бу гаиләдә күптән көтелгән малай туган. Аңа нәселне дәвам итүче дигән мәгънәне аңлата торган Раян исемен куштылар. 

Шәһәребезнең нәни гражданнары хөрмәтенә Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. 

Чаллының мәдәният хезмәткәрләре музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Илебездәге барлык сабыйларның тормышы бүгенге бәйрәм кебек матур булсын. Балаларыбыз илебезнең горурланырлык гражданнары булып үссеннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы күпбалалы гаиләләр