Чаллыда «Ел рәссамы – 2025» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
Быел кемнәр җиңде?
Гөлсабира Хәкимова исемендәге картиналар галереясындә 25нче «Ел рәссамы – 2025» күргәзмәсе ачылды. Шунда ук узган елның иң оста рәссамнарын да билгеләделәр.
«Бу – Чаллыда иң матур мәдәни вакыйгаларның берсе. Күргәзмәдә рәссамнарның төрле жанрдагы, төрле стильдәге картиналары урын алган. Монда нинди генә темалар юк. Һәркем үзенең күңеленә хуш килгән картинаны карап соклана, хисләнә. Конкурска 142 рәссамның 200 хезмәте сайлап алынды. 7 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Аларның хезмәтләрен шәһәр башкарма комитеты фондка сатып ала», – диде галерея директоры Илсөя Заһидуллина.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов та иҗат әһелләрен күркәм вакыйга белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Узган елда иң нәтиҗәле эшләүче рәссамнар дип түбәндәгеләр табылды:
«Рәсем сәнгате» номинациясендә – Виктория Егорова, «Графика» номинациясендә – Дарья Смолина, «Декоратив-гамәли» сәнгать номинациясендә – Чулпан Шәрифуллина, «Яңа исемнәр» номинациясендә – Светлана Богатова һәм Ирина Гуща, «Халыкчан сәнгать» номинациясендә – Халя Комарова, «Чаллы. Тарих һәм заманчалык» номинациясендә Ольга Белова-Недовизий.
Ә «Ел рәссамы – 2025» бәйгесенең абсолют җиңүчесе исеме мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмендә игълан ителәчәк.
Рәссамнарны «Ел рәссамы» күргәзмәсе ачылу вакыйгасы белән Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Ленар Әхмәтов та котлады.
Халыкара педагог - рәсаманар берлеге вәкиллеге җитәкчесе Гүзәл Шәрәфетдинова күргәзмәдә катнашучы бер төркем рәссамнарга кызыксындыру дипломнары тапшырды.
Кичәне сәнгать көллиятенең «Sax Stories» саксафончылар квартеты һәм 15нче балалар иҗат үзәге мода театры чыгышлары бизәде.
«Искиткеч матур, зәвыклы күргәзмә. Чаллыда чын рәссамнар яши. Аларның һәр хезмәтендә тормыш үзе. Бу күргәзмәне карарга кирәк», – ди шәһәрдәшебез Рәсим Мөхәммәтҗанов.
Шунысы игътибарга лаек күргәзмәдә рәсем сәнгатендә тәүге адымнарын гына ясаган шәһәрдәшләребезнең дә хезмәте куелган.

Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләүче, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева әтисенең портретын ясаган. «Күренекле рәссамнар белән бер залда минем дә бер картинам эленеп тора. Бу зур горурлык. Бөек Ватан сугышы ветараны әтиемнең портретын куйдым. Әтием үзе дә моңа сөенер иде. Урыннары җәннәттә булсын», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев