Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшкә урнашырга килгән хатын-кызны сак эте тешли

Шушы көннәрдә прокуратура хезмәткәрләре әлеге очрак буенча тикшерү эшен тәмамлады.

Вакыйга «Ремдизель» заводы мәйданында була. Ханым бәйдәге этне ашатырга дип иелгәндә, алабай тешләре белән аның аягына ябыша.  Шәһәрдәшебез куллары белән селтәнеп хайваннан ычкыну җаен таба. Аңа пропусклар пунктында утыручы ярдәмгә килә. Ул зыян күрүчегә жгут бирә һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырта. Яраланган хатын табиблар килгәнче аягын кысып бәйләп, канын туктата. Медицина белгечләре исә хатын-кызны хастаханәгә алып китәләр һәм операция ясыйлар. 

Шушы көннәрдә прокуратура хезмәткәрләре әлеге очрак буенча тикшерү эшен тәмамлады. Аларның сүзләренә караганда, урында тиешле куркынычсызлык чаралары күрелмәгән. «Охрана» ФГУП җитәкчесе адресына әлеге җитешсезлекләрне бетерергә кушылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига