Чаллыда ГАИ «инспекторы»н кулга алдылар
Аңа 4 елга кадәр төрмә яный.
Чаллыда беркайда эшләмәүче 27 яшьлек ир-атны кулга алдылар. Ул мошенниклыкта гаепләнә. Үзен ГАИ инспекторы дип таныштырып, Тукай районында яшәүче 42 яшьлек ир-атка машина таныклыгы ясап бирергә вәгъдә итә. Категориягә карап, 15 меңнән 80 мең сумга кадәр акча сорый. Документны 2 айда эшләп бирергә сүз бирә. Клиентлар тапса, ташлама ясаячагын әйтә. Ир-ат исә һәр тапкан кешедән 10 мең сум ташлама ясавына өметләнеп, ел дәвамында аңа 10га якын клиент табып бирә. Алар арасында чит ил кешеләре дә бар. Әмма берсе дә таныклык ала алмый. «Инспектор» вакытны суза.
Клиентлар арасында берсе генә таләпчән булып чыга. Таныклыкны тизрәк ясавын, я булмаса, акчаны кире кайтаруны таләп итә. Ахыр чиктә ул полициягә гариза яза. Ялганчы эзенә тиз чыгалар. Ул гаебен танып, сумманың бер өлешен - 300 мең сумнан артык акчаны кире кайтара.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Оста телле «инспектор»га 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев