Чаллыда газ җиһазларын тикшерүчеләрне кертмәгәннәргә штраф салдылар
Аның күләме биш меңнән алып ун мең сумга кадәр.
Чаллыда газ җайланмаларын ремонтлаучы һәм эксплуатацияләүче слесарьләрне фатирларына кертмәгәннәре өчен 11 кешегә штраф салдылар. Бу хакта “Чаллыгаз” оешмасы башлыгы урынбасары Равил Гатауллин хәбәр итте.
“Бүгенге көндә шәһәрдә почта аша җибәрелгән уведомленияләрне 2 тапкыр игътибарсыз калдыргын 175 фатир һәм йорт бар. Хезмәткәрләребезне фатирларына кертмәгән милекчеләр исемлеген без торак инспекциясенә җибәрәбез, анда аларга 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр штраф түләтүне күздә тоткан административ беркетмә төзеләчәк”, - ди җитәкче.
“Чаллыгаз” оешмасы хезмәткәрләре мондый төр тикшерүләргә җаваплы карарга киңәш итә, чөнки газның төзексез булуы кеше гомеренә бәйле куркыныч фаҗигаләргә китерегә мөмкин.
“Кышкы чорда янгыннар саны арта, чөнки җылыту җиһазлары эшли. Ягу сезонында төтен һәм вентиляция каналларын даими тикшереп торырга кирәк. Күпләр газ плитәләрен бүлмә җылыту өчен дә куллана. Бу бик куркыныч! Газ җиһазларын, котел горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, тарту көче булмаган газ җиһазларын кабызу аеруча хәвефле. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәркемнең төгәл үтәве сорала”, – ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев